Балтачта «Ел укытучысы - 2025» конкурсы старт алды
Көн темасы

Балтачта «Ел укытучысы - 2025» конкурсы старт алды

Бәйге шартларын үтәү җиңелләрдән түгел, аңа бик нык хәзерлек, сабырлык, белем һәм тырышлык кирәк

Балтач районында «Ел укытучысы - 2025» конкурсы старт алды.Бу абруйлы бәйге укытучыларның профессиональ осталыгын күрсәтү, яңа методлар белән уртаклашу һәм белем сыйфатын арттыру максаты белән оештырыла. 

«Ел укытучысы – 2025» бәйгесе кысаларында үз көчләрен сынап карарга 27 укытучы теләк белдергән. Конкурсантлар үзләренә таныш булмаган укучылар белән дәрес күрсәтәчәк.

Бәйгенең беренче көне Смәел урта мәктәбендә узды, биредә 6 укытучы үз осталыкларын сынады.  

Конкурсның киләсе этаплары районның башка мәктәпләрендә дәвам итәчәк. Без барлык катнашучыларга зур уңышлар телибез.


Нет комментариев