Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта эшмәкәрләр очрашты

Эшлекле сәфәр Ренат Гафиуллинның крестьян-фермер хуҗалыгында виктория үстерү эшчәнлеге белән танышудан башланды

Бүген районыбызга эшлекле сәфәр белән Татарстан Рәисе каршында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев килде.

Эшлекле сәфәр Ренат Гафиуллинның крестьян-фермер хуҗалыгында виктория үстерү эшчәнлеге белән танышудан башланды. Кунаклар биредә яңа технологияләр белән җиләк җитештерүне күзәтте, киләчәккә булган планнар хакында сөйләштеләр.

Соңрак «Партнёр» төзелеш кибетендә булдылар. Эшлекле очрашу барышында делегация эшмәкәрләр белән хезмәттәшлекне үстерү, ярдәм күрсәтү механизмнары, шулай ук бизнес алып бару процессында килеп туган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.

Соңыннан район мәдәният үзәгендә бүген районыбыз җирлегендә хезмәт куючы эшмәкәрләр белән эшлекле очрашу үтте. Биредә Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Солтан улы Габделганиев та катнашты.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин очрашуны тәбрикләү сүзләренән башлады. “Балтач районында кече һәм урта бизнес өчен бөтен шартлар да бар. Бүгенге көндә эшмәкәрлек эшчәнлеге районыбыз үсешендә зур әһәмияткә ия. Эшмәкәрләр район халкы өчен яңа эш урыннары булдыра, хезмәт күрсәтү төрләрен арттыра, бюджетны тулыландыра, районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, иганәчелек ярдәме күрсәтә. Хәйрия акцияләрендә катнашып, сез - эшмәкәрләр, балалар бакчалары, мәктәпләр, социаль учреждениеләргә зур ярдәм күрсәтәсез. Балтачның күпчелек эшмәкәрләре бәйрәмнәрне оештыруда үзләреннән зур өлеш кертә. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сезгә! Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм сезне, эшмәкәрләр! Эшмәкәрлек идеяләрегез уңышлы тормышка ашсын, бизнесыгыз чәчәк атсын! Гаиләләрегездә иминлек, сәламәтлек телим!”

Эшлекле очрашу барышында гамәлдәге проектларны тормышка ашыру барышы, киләчәккә планнар, шулай ук эшкуарлык эшчәнлеген алып бару процессында килеп туган проблемалар турында фикер алышынды. Шулай ук эшмәкәрләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары һәм алардан нәтиҗәле файдалану механизмнары каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәр