Балтачта  яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәләре еллык эшчәнлеккә йомгак ясады
Көн темасы

Балтачта яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәләре еллык эшчәнлеккә йомгак ясады

Җыелышта катнашучыларның барысына да Балтач районында яшьләр сәясәтен һәм спортны үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерелде

«Хыял» яшьләр үзәгендә Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге учреждениеләренең 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды.

Хисап җыелышында узып киткән елның төп казанышлары, эшне тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен мөмкинлекләр, яшьләрне һәм спортны үстерүне һәм аларга ярдәм итүне дәвам итү өчен киләсе елга билгеләнгән планнар хакында сөйләштеләр.

Җыелышта катнашучыларның барысына да Балтач районында яшьләр сәясәтен һәм спортны үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерелде.


Нет комментариев