Балтачта кабат агач утырттылар (фото)
Көн темасы

Балтачта кабат агач утырттылар (фото)

Изге эш дәвам итә.

Район үзәгендә хезмәт куючы бюджет оешмалары хезмәткәрләре «Ватан сугышчыларына» паркында 400 төп нарат агачы утырттылар.

Бу атна Балтачта агач утырту кебек изге гамәлдән башланды.

Дүшәмбе көнне бюджет оешмалары хезмәткәрләре, «Балтач газы», «Электр элемтәсе» оешмалары хезмәткәрләре Балтач бистәсенең Каенлык урамында чыршы һәм каен агачлары, ә район хакимияте һәм башкарма комитет егетләре «Ватан сугышчыларына» паркында 200 төп миләш агачы утырткан иде.


Нет комментариев