Балтачта мөмкинлеге чикле балалар өчен чыршы бәйрәме үтте
Көн темасы

Балтачта мөмкинлеге чикле балалар өчен чыршы бәйрәме үтте

Чарада катнашучыларны район башлыгы Рамил Нотфуллин сәламләп, изге теләкләрен җиткерде

Чыршы бәйрәмен балалар гына түгел, ә өлкәннәр дә зарыгып көтеп ала. Бүген «Хыял» яшьләр үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дә чыршы бәйрәме узды.

Чарада катнашучыларны район башлыгы Рамил Нотфуллин сәламләп, изге теләкләрен җиткерде.

 – Районыбызда ел дәвамында Сабантуйлар, төрле фестивальләр, марафоннар үткәрелә. Актив тормыш рәвеше алып барасыз. Киләчәктә дә яңадан-яңа чаралар оештырыгыз, без һичшиксез ярдәм итәчәкбез, –  диде Рамил Рәшитович.

Физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен әзерләнгән чара чыршы тирәли җырлап әйләнү, кызыклы конкурслар, мастер-класслар, Кыш бабай белән Кар кызы чыгышлары, концерт номерлары белән дәвам итте.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев