Балтачта Рәсәйкүләм йөкле хатын-кызлар көне уңаеннан күркәм чара узды
Бала көтүче әниләр өчен «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре витраж рәсемнәр ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс үткәрде
Бүген, Балтач районының ЗАГС бүлегендә, район социаль яклау бүлеге, Балтач районы үзәк хастаханәсе һәм «Факел» яшьләр клубы белән берлектә, Рәсәйкүләм йөкле хатын-кызлар көне уңаеннан күркәм чара узды.
Чара барышында социаль яклау бүлеге психологы Роза Галимова булачак әниләргә тормышларының мөһим чорында ярдәм итәчәк кыйммәтле киңәшләре белән уртаклашты. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, аеруча яшь әти-әниләрне кызыксындыручы мәсьәлә – сабыйларның документларын дөрес рәсмиләштерү нечкәлекләрен аңлатып уздылар.
Бала көтүче әниләр өчен «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре витраж рәсемнәр ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс үткәрде.
Бәйрәмне оештыручылар истәлекле призлар белән лотерея уены да оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев