Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта рейдлар башланды

Җыештырган җир түгел, чүпләмәгән урын чиста була!

Республикабызда, шул исәптән районыбызда  чисталык ике айлыгы башланды. Бу  җәһәттән, республиканың барлык табигатьне саклау ведомстволары һәм  районыбызда чисталык өчен җавап бирә торган оешмалар көчәйтелгән эш режимына күчерелде. 
     

Менә бүген Республиканың, район юл хәрәкәте иминлеге фонды вәкилләре, Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министрлыгының  Төньяк (Арча) территориаль идарәсенең җаваплы хезмәткәрләре районыбызның федераль, региональ һәм җирле юлларның чисталыгын тикшерү буенча рейд үткәрде.

Комиссия районның төрле юнәлешендә урнашкан юллар буе узды, алар тарафыннан терлекчелек комплекслары, фермалар яннарында юл өслекләре, юл кырыйларына зур игътибар бирелде. Комиссия тикшерүе нәтиҗәләре начар түгел, шулай да тынычланырга урын юк.

Мәсәлән, Яңгул тау башында, койма эчендә булса да, силос алынган чокыр яннарындагы чүп калдыклары юлдан күренеп ята. Чепья авылында ягулык-майлау саклау урыны янында барлыкка килгән чүп оясы шулай ук күңелне борчый. Пыжмара – Нөнәгәр юлында, Комзавод авылы борылышына кадәр юл кырына кемдер зур капчык белән үзенең чүпләрен атып киткән, капчык ертылып, аның эчендәге булган барлык тотылган әйбер тирә-якны пычратып ята. 
   

Хөрмәтле балтачлылар! “Җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән урында чиста була”, дигән әйтемне онытмый, һәркем үз йорты, каралы-курасы, капка төбен кышкы чүпләрдән арындырса иде. Чисталык һәркемгә кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев