Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта Республиканың ветераннар Президиумы утырышы узды (фото)

Район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин авыл, бистә шартларында ветераннар тормышы белән таныштырса, Казан каласының ветераннар советы рәисе Гүзәл Стрелкова калада яшәүче өлкән буынның яшәешен тасвирлады.

Республиканың ветераннар Президиумы утырышы Балтач муниципаль районы турында фильмны тәкъдим итүдән башланды. Аннан сүзне Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштиряков алды. Ул эчтәлекле, мәгънәле программа белән каршы алган Балтачка, аның кешеләренә, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллинга олуг рәхмәтен җиткерде һәм сүзне район башлыгына бирде.

Рамил Рәшитович үз чыгышында районның мөһим өлкәләренә тукталды. Район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин авыл, бистә шартларында ветераннар тормышы белән таныштырса, Казан каласының ветераннар советы эшчәнлеге турында Надежда Ибраһимова сөйләде. 

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина бүлекнең эшчәнлеген башкарган эшләренә нигезләнеп тәкъдим итте. Район табибы Газинур Дәүлиев өлкән буынга ни дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтелүе турында чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев