Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта төзелешләр тулы көченә бара

Очрашу барышында район инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән берничә төп проект буенча фикер алыштылар

Балтач районына эш сәфәре белән «ТР Главинвестстрой» директорының беренче урынбасары Илдар Рәшитов һәм ГИСУ директоры урынбасары Айдар Идрисов килде. Визит кысаларында алар Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов һәм подряд оешмалары вәкилләре белән очраштылар. 

Очрашу барышында район инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән берничә төп проект буенча фикер алыштылар.

Норма урта мәктәбе бинасын реконструкцияләү, Арча агросәнәгать һөнәри көллиятенең 2 нче филиалы уку бинасын төзү, Яңгул авылында хәрби-патриотик клубка капиталь ремонт ясау, "Гаилә" паркы,  Сосна авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясау, Балтачның 1 нче балалар бакчасына капиталь ремонт ясау, балалар сәнгать мәктәбе төзелеше, Балтач урта мәктәбенә капиталь ремонт ясау, «Балтач» универсаль спорт залын ремонтлау, Балтач үзәк район хастаханәсе стационарын капиталь ремонтлау, «Себер тракты һәм Муса Җәлил тарихы музее бинасын реставрацияләү» Балтач районында тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм анда яшәүчеләр өчен уңайлы мохит булдыруга таба мөһим адым булып тора. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш проект