Балтачта соңгы язылышкан парны котладылар.
Татарстан Республикасының Яшьләр һәм спорт министры Ринат Садыйков Балтачта узган Яшьләр көнендә соңгы язылышкан пар — Балтач бистәсеннән Лилия һәм Илнур Нәҗиповларны котлап, бүләк тапшырды.
— Гаиләгезгә мәңгелек мәхәббәт, финанс иминлеге, матур һәм сәламәт балалар, шулай ук барлык максат һәм теләкләрнең тормышка ашуын телим, — диде министр.
Нет комментариев