Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерү эшләре дәвам итә

«Әлеге инфраструктура халык яшәешенең уңайлы булуын тәэмин итү өчен бик кирәк»

2020 — 2024 елларда Балтач районында, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында, 46 күпфатирлы йортның 24 ишегалды төзекләндерелгән.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелгән ишегаллары торышына контрольне көчәйтергә кушты һәм әлеге эшнең мөһимлеген ассызыклап, ел саен программага гаять зур суммалар бүлеп бирелүен искәртте.
«Әлеге инфраструктура халык яшәешенең уңайлы булуын тәэмин итү өчен бик кирәк. Башлыклар төзекләндерелгән ишегалларының нинди хәлдә булуларын катгый күзәтергә тиеш», — дип ачыклык кертте ул.

Бүгенге көндә төзекләндерелгән ишегаллары ныклы контрольдә, район хакимияте идарәче компанияләр белән даими элемтәдә торалар. «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә төзекләндерелгән ишегалларында, гарантия срогы дәвамында, төзекләндерү эшләрен башкарган оешмалар тарафыннан үз вакытында тиешле ремонт эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев