Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Бөек Җиңү көне белән!

Балтачыбызның һәр буыны җиңүчеләрнең олы батырлыгын хәтерли

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Сезне барыбыз өчен дә изге һәм бөек бәйрәм – Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Җиңү көне – Бөек Ватан сугышы елларында Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген фидакарьләрчә саклаган халкыбызның үлемсез батырлыгы турында мәңгелек якты, сагышлы хәтер ул.

Сугышчыларыбызның ныклыгы, батырлыгы, ватанпәрвәрлеге һәм биргән антларына тугры булуы безнең һәм киләчәк буыннар өчен Ватанга мәхәббәт үрнәге булды һәм шулай булып кала да. Батырлыклары, дошманны җиңүләре, имин тормышыбыз өчен без ветеран-фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәтебезне белдереп, алар алдында баш иябез.

Балтачыбызның һәр буыны җиңүчеләрнең олы батырлыгын хәтерли, без илебез иминлеге өчен һәлак булган солдатларны һәм хәзерге вакытта исән булган тыл ветераннарын хөрмәтлибез, күпмилләтле халкыбыз батырлыгына сокланабыз.

 

Безнең районыбыздан гына да 12 меңгә якын кеше сугышка китеп, шуның яртысы диярлек мәңгелеккә чит җирләрдә ятып калган. Бик күп якташыбыз хәрби медальләр һәм орденнарга лаек булды. Балтач районы Ватаныбызга сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән алты Советлар Союзы Геройлары биргән җир.

 

Милли горурлык һәм бердәмлек символы булган Бөек Җиңү көне белән кабаттан  котлыйм! Бабаларының данлы үткәнен дәвам итеп, махсус хәрби операциядә катнашып, Россиянең иреген, намусын һәм абруен саклаучы егетләребезнең исән-имин кайтуларын телим. Ә инде Ватан өчен башын салганнарга мәңгелек дан!

 

Бөек Җиңү көне белән, хөрмәтле райондашлар!

 

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңү