Борщевик өчен хәзер штраф яный
Сез участокта яшисезме, әллә ул ташландык хәлдә торамы – борщевик үскән икән, сезгә җавап бирәсе
2026 елның 1 мартыннан Россиядә борщевикка каршы көрәшнең катгый кагыйдәләре үз көченә керде.
Бу кемнәргә кагыла?
Дача, шәхси йорт һәм коммерция оешмалары хуҗаларына. Сез участокта яшисезме, әллә ул ташландык хәлдә торамы – борщевик үскән икән, сезгә җавап бирәсе.
Ни өчен мондый чаралар күрелгән?
- Борщевикның суы кояш тәэсирендә тирегә җитди җәрәхәтләр ясый.
- Бер төп борщевик 20 меңгә кадәр орлык бирә, алар тирә-якка тарала.
- Әгәр чүп үләнгә тимәсәң, ул 5 метрга кадәр үсә, туфракны ярлыландыра.
Борщевикны игътибарсыз калдырсаң, нәрсә була?
– Күзәтчелек органнары күрсәтмә бирәчәк.
– Әгәр күрсәтмә игътибарга алынмаган икән – физик затлар өчен 20 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф салына.
– Кабат хокук бозу кабат штрафка һәм хәтта участокны тартып алуга китерергә мөмкин.
Борщевикны ничек җиңәргә?
1. Үсемлекне тамыры белән бергә юк итәргә.
2. Көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы – гербицидлар, аларны катгый рәвештә инструкция буенча кулланырга кирәк.
3. Борщевикны алганнан соң, аның урынына куе үлән яки алмаштыргыч культуралар чәчегез.
Исегездә тотыгыз: чиста участок – ул сезнең гаиләгезнең иминлеге һәм табигать турында кайгырту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев