Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Бүген милли гвардия гаскәрләренең юбилее

Районда бүгенге көндә 352 объектны саклау буенча хезмәт күрсәтелә, шуның 128се фатир, гражданнарның яшәү һәм милкен саклау урыннары

2026 елның 27 мартында Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең Федераль хезмәте оешканга 10 ел тула.
Бүген Россия Милли Гвардиясе гаскәрләре Ватанны яклауның гасырлар буена килгән данлы гореф-гадәтләрен дәвам итәләр. Бу гореф-гадәтләр хәзерге буыннарның батырлыгын ныгыта.

Россия Милли Гвардиясе гаскәрләре гражданнарның күпкырлы эшчәнлегендә җәмәгать тәртибе иминлеген тәмин итүдә һәм ил мәнфәгатьләрен яклауда төп роль уйный. Хәзерге катлаулы сәяси шартларда аның роле тагын да мөһимрәк була бара.

Ведомстводан тыш сак бүлеге районыбызда ун ел дәвамында уңышлы эшләп килә. Бүгенге көндә сак бүлеге тармагы эчке тотрыклылык тәртибен тәэмин итә, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшә, физик һәм юридик затларның милкен, тормыш-көнкүрешне тәэмин итү объектларын, гражданнар күп була торган урыннарны, мөһим дәүләт объектларын саклый.

Бу объектлар арасында Балтач районы башкарма комитеты карамагындагы биналар, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары, мәгариф, медицина, мәдәният учреждениеләре, корал саклау бүлмәләре һәм башкалар бар. Моннан тыш, сакчылык бүлеге «тревога» сигнализациясе эшләү турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирүне тәэмин итә. Җәмәгать тәртибен саклауда һәм патрульлек (хәрәкәт) маршрутларында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүдә катнаша (вәкаләтләр кысаларында).

Районда бүгенге көндә 352 объектны саклау буенча хезмәт күрсәтелә, шуның 128се фатир, гражданнарның яшәү һәм милкен саклау урыннары. Көн саен тәүлек буе эшли торган режимда 1 мобиль тоткарлау төркеме кизү торырга чыгарыла. Заманча технологияләрне куллану хисабына маршрутлар дөрес төзелгәнлектән, ведомстводан тыш сак экипажлары хәвеф турында хәбәр килгән урыннарга санау-лы минутлар эчендә килеп җитәләр. Шул ук вакытта алар җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итеп, урамнарга патрульлек тә итәләр.

Куркынычсызлык сагында торучы, торак һәм гражданнарның мөлкәтен саклаучы техника даими камилләштерелә. Практикада «тревога» кнопкасының спутник навигация системасы мәгълүматларын тапшыруның чыбыксыз технологияләре киң кулланыла.
2026 елда гына да ведомстводан тыш сак бүлегенең тоткарлау төркеме 63 тапкыр «тревога» сигналлары һәм 5 тапкыр – Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең кизү бүлеге гаризалары буенча урыннарга чыкты.

Һөнәри бәйрәмнәрендә дә Росгвардия хезмәткәрләре үзләренен хезмәт бурычларын шул ук батырлык һәм фидакарьлек белән башкаруларын дәвам итәчәкләр.

Соңгы дистә ел эчендә Милли гвардия гаскәрләренең Федераль хезмәте дәүләт иминлеген уңышлы гарантияләп, мөһим хокук саклау системасына әйләнде.


Хөрмәтле Росгвардия хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне Россия Федерациясенең Милли гвардия гаскәрләре оешу көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең эш – Ватан иминлеген саклау. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, батырлык һәм хезмәттә зур унышлар телибез. Бәйрәм белән!

Р.Р. Ганиев,

Балтач районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе, полиция майоры 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев