Дамир Гайнуллин: «Чакырылыш буенча хәрби хезмәт срогы элеккечә кала»
Хәрби хезмәткә чакыру турындагы карар ел дәвамында гамәлдә булачак
Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2026 елның 1 апрелендә башланып, 2026 елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк.
Язгы чакырылышның үзенчәлекләре нинди? Хәрби хезмәткә чакыру кампаниясендә яңалыклар белән һәм башка сорауларга безгә Татарстан Республикасы Балтач районы хәрби комиссары, подполковник Гайнуллин Дамир Нурмөхәммәт улы җавап бирде.
Россия Президентының 2025 елнын 29 декабрендәге Указы буенча, хәзер хәрби хезмәткә чакырылыш ел әйләнәсенә — 2026 елның 1 гыйнвареннән 31 декабренә кадәр башкарыла. Ел дәвамында гражданнар өчен медицина тикшерүе үткәрү, аларны һөнәри психологик сайлап алу буенча чаралар үткәрелә, шулай ук чакыру комиссияләре гражданнарга карата чакырылыштан кичектерү бирү яки хәрби хезмәткә чакыру турында карарлар кабул итә ала.
Татарстан Республикасы җыю пунктының эшен 2026 елның 10 апреленнән башлау планнаштырыла. Чакырылыш буенча хәрби хезмәт срогы, элеккечә, 12 ай тәшкил итәчәк.
Хәрби хезмәткә чакыру быелның 1 гыйнвареннән Хәрби исәпнен Бердәм реестры дәүләт мәгълүмат системасы кулланып башкарыла. Бу система хәрби комиссариатларга хәрби исәп мәгълүматларын актуаль хәлдә тотарга мөмкинлек бирә.
Призывникларны чакыру өчен электрон повесткалар кулланылачак. Аларның җибәрелүе турында мәгълүмат җибәрелгән повесткаларның гомумдоступ реестрына кертелә. Әгәр призывник сәбәпсез 20 көн эчендә килмәсә, «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы закон буенча аның килүен тәэмин итүгә юнәлдерелгән вакытлыча чикләү чаралары кулланыла. Электрон повестканың җибәрелүе, вакытлыча чикләү чараларның куллануы һәм гамәлдән алынуы турында белдерүләр гражданның шәхси кабинетына жибәрелә.
Гражданнар Дәүләт мәгълүмат системасы «Бердәм хәрби хисап реестры»нда үзләре турында, шул исәптән юнәлдерелгән повесткалар һәм кулланылган вакытлыча чикләү чаралары турындагы мәгълүмат белән таныша ала, ул реестрповесткалар. рф адресы буенча мөмкин булган повесткалар реестрының шәхси кабинетында формалаштырыла. Шул ук вакытта «Дәүләт хезмәткәрләре» порталында гражданнарның хәрби исәп реестрында булган мәгълүматларны үзгәртү өчен хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә алуы өчен сервислар гамәлгә куелган. Әмма басылган повесткалардан без баш тартмадык, алар әле дә юридик көчкә ия.
Балалары, авыру һәм өлкән яшьтәге ата-аналары булган гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруның билгеләнгән нормалары чикләрендә яшәү урыны якында урнашкан хәрби частьләргә хезмәт узу мөмкинчелеге каралачак.
Традиция буенча машина йөртү һөнәре белгечлекләре аеруча кирәкле булды һәм шулай булып кала да. Бүгенге көндә икътисадый комплекста да машина йөртү белгечлеге кирәкле һөнәр. Россия хәрби көчләрендә хезмәт итеп кайткан егетләр, өйләренә кайткач, лаеклы югары түләүле эшкә исәп тота алачак.
Татарстан Республикасы интернет-порталының «Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты» бүлегендә хәрби хезмәткә чакырылу чорында «Кайнар линия» бүлекчәсе эшләячәк. Анда кайнар линиянең барлык телефоннары күрсәтелгән. Шалтыратулар көндә эш көннәрендә сәгать 8.00дән 17.00 кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев