Финалистлар арасында Балтач кызы Динә Зарипова да бар
Август аенда дөньякүләм «Татар кызы 2026» бәйгесенең ярымфиналы узды. Казанга төрле төбәкләрдән һәм илләрдән татар кызлары җыелды. Алар барысы да үз төбәкләрендә узган бәйгеләрнең җиңүчеләре. Бер атнага якын вакыт эчендә кызлар төрле мәдәни чараларда катнаштылар, төрле юнәлешләрдә сынаулар үттеләр.
Финалистлар арасында Балтач кызы Динә Зарипова да бар. Котлыйбыз! Бәйгенең алдагы этапларында да уңышлар телибез сиңа!
Сентябрь ахырында кызлар әзерлек өчен янәдән Казанга киләчәк. Ә инде 7–8 октябрьдә аларны Төркмәнстанда Дөньякүләм «Татар-кызы 2026» бәйгесенең финалы көтә.
Нет комментариев