«Татмедиа» үткәргән «Язылган өчен смартфон!» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды.
Безнең районнан, Түнтәр авылыннан, Эльвина Иванова смартфон отты. Эльвинага шулай ук кызыксындыру бүләге дә бар. Чөнки ул “Татмедиа”ның газета-журналларына иң күп язылучы һәм басма матбугатны күп укучы. Алга таба да уңышлар сиңа, Эльвина. Райондашларыбыз Фәнис Сабирҗанов белән Гөлниса Шәрипова исә җылы юрганга ия булды.
Исегезгә төшерәбез: акциядә катнашу өчен «Татмедиа»ның, ким дигәндә, өч басмасына язылу шарт. Һәр язылу кампаниясе төгәлләнгәч, «Татмедиа» актив язылучылар арасында бүләкләр уйната.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев