Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Ерак дәверләрдән безнең көнгә кадәр төсен югалтмыйча килә Сабантуй!

Бәйрәм программасы елдагыча бик бай

6 июнь авылларда, 7 июнь Балтач бистәсенең ямьле “Сабантуй” паркында милли бәйрәмебез — Сабантуе үтәчәк! Башлану вакыты 10.00 сәгатьтә. 

Бәйрәм программасы елдагыча бик бай. Сабантуйның ямьлелеге күп очракта үзеңнән тора бит ул, уеннарда, ярышларда катнашсаң, сиңа күңелле була, катнашмасаң, утырып карар өчен дә бәйгеләр җитәрлек, сәхнә тулы җыр-бию, мәйданнан тыш та эшмәкәрләрнең күңел ачу чаралары бар, сәүдәләр гөрли.

Көрәш сөючеләр быел да келәмнәрдән күзен алмый, милли горурлыгыбыз булган татарча көрәш ярышларын тамаша кыла ала. Олылар көрәше (55 яшьтән өлкәнрәк) булачак. Балалар көрәше 2008 нче елгы һәм аннан түбәнрәк: үлчәү авырлыгы 30 кг., 35 кг., 40 кг., 45 кг., 50 кг., 55 кг., 62 кг., 70 кг., 80 кг. кадәр һәм 80 кг. югары; Ир-егетләр көрәше: 60 кг., 70 кг., 80 кг., 95 кг., кадәр һәм 130 кг. кадәр үлчәү авырлыгында узачак.

Атлар чабышы, гадәттәгечә, Сабантуебызның яме ул. Килгәндә үк нинди атлар чабасын белеп килегез әле — Ике яшьлек, “Ат йортында” тәрбияләнүче атлар — 1200 м.; Гарәп токымлы атлар — 1600 м.; Ярымтокымлы бияләр —1200 м.; Ярымтокымлы айгырлар — 1800 м.; Татарстанда туган чиста токымлы бияләр — 1600 м. РФда туган чиста токымлы айгырлар — 1600 м.; РФ дә туган чиста токымлы биаләр — 1200 м..

Ел саен кул көрәшенә бик күп райондашыбыз, кайткан кунаклар җыела. Кул көрәше 18 яшькә кадәр малайлар (60 кг. һәм 60 кг. югары) һәм кызлар (55 кг. һәм 55 кг. югары), ир-егетләр (70 кг., 85кг. һәм 85 кг. югары); хатын-кызлар (65 кг. кадәр һәм 65 кг. югары) арасында уза. Турникта тартылу малайлар, 35 яшькә кадәр һәм аннан югары ир-егетләр арасында оештырыла. 

Бабайлар, әбиләр, малайлар, кызлар, ир-егетләр, хатын-кызлар йөгереше, гер күтәрү-гер күтәреп мәйдан әйләнү, аркан тарту, таяк тартыш, тачка этеп йөртү, гәлүш киеп йөгерү, волейбол (ир-егетләр волейбол, хатын-кызлар пляж волейболы уйнаячак), бадминтон, кәҗәдә бәрешү, туры баганага, авыш баганага менү, утын кисү, сикереп әйбер алу, шахмат, чүлмәк вату, озынаякта узышу, балдак киертү, сулы чиләк белән йөгерү, капчык киеп йөгерү, йомырка кабып йөгерү, коймак пешерү, толым үрү... — уеннарның күплеге!..

Әле боларга кисеп әйбер алу, чүлмәк вату, капчык киеп, йомырка кабып йөгерүләр, кашык белән су ташу (кечкенәләр өчен) кебек балалар уеннары да өстәлә. Иркен, киң, гөрләп торган Сабантуй мәйданына рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар, якташлар, кадерле кунаклар!

Барлык күңел ачу чаралары, бүләкләр район халкы рәхәтләнеп бәйрәм итсен, күңел ачсын өчен оештырыла. Зур концерт программасы да каралган, үзебезнең талантларыбыз белән янәшә җырчы кунаклар Айгөл Хәернасова, Чулпан Йосыпова, Марат Яруллин да чыгыш ясаячак.

Сабантуйларын исән-имин, хәвеф-хәтәрсез, матур һәм тыныч үткәрергә язсын!

Сабантуйны оештыру комитетының бәйрәм программасына нигезләнеп язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Сабантуй»лар графигы