Эшкә алучыга - субсидия
Көн темасы

Эшкә алучыга - субсидия

Кызыксынучылар һәм сораулар булса, тел.8-843-222-05-57, (эчке телефоннар 4401, 4402, 4403)

Монда сүз аерым категориядәге кешеләрне эшкә алу турында бара. Эш бирүче аерым бер категориядәге кешеләрне эшкә ала икән, аларга субсидия түләү каралган. Төгәлрәк җавап алу өчен без бу турыда районның  кадрлар (мәшгульлек) үзәге җитәкчесе Алмаз Сибгатуллин белән сөйләштек.  

Алмаз Сибгатуллин

Эш белән тәэмин итүчеләргә Россиянең Социаль фонд карары (29.12.2024, №2714. Бу законга 2025 елның 2 декабрендә үзгәрешләр керде, №1517) нигезендә аерым категориядәге кешеләрне эшле итсәләр, субсидия бирелә. Бу программа 2026 елда да дәвам итә.    

Субсидия кемнәрне эшкә алган очракта бирелә?  

–  Махсус хәрби операциядә катнашучыларны, һәлак булганнарның гаилә әгъзаларын, сәламәтлеге чикле гражданнарны, шулай ук хәрби хезмәтне бетереп кайтучыларны, иректән мәхрүм итү  учреждениесеннән азат ителгәннәрне, бала тәрбияләүче ялгыз ата яки ананы, күп балалыларны, инвалид бала тәрбияләүчене, тәрбиягә бала алучыларны эшкә алган очракта субсидия билгеләнә. Эш бирүчегә субсидия акчасы өлешләп түләнә.  

Работа Росси

 Субсидия бирелү тәртибе ничек?  

1. Сайлап алу һәм реестр. Фонд аерым килешү төзи алмый. Ул эш бирүчеләрне мәшьгүльлек узәге тапшырган мәгълүматлар буенча сайлап ала (ГИС ЕЦП системасы аша). Сайлап алынганнан соң, эш бирүче реестрга кертелә.  

2. Гариза бирү. Эш бирүче үзен реестрга кертер өчен гариза бирә. Мөһим: бу эшне хезмәткәр эшкә урнашканнан соң бер айдан соң, әмма агымдагы елның 15 декабреннән кичекмәстән башкарырга мөмкин. Гариза электрон имза (көчле квалифицирланган яки гади — әгәр эш бирүченең вәкаләтле хезмәткәре бу икән) белән имзалана һәм ГИС ЕЦП аша социаль фондка җибәрелә.  

3. Шартларны тикшерү. Түләү алдыннан фонд эш бирүченең шартларга туры килүен тикшерә. Мәсәлән: эш бирүченең салымнар, җыюлар, страховка взносына (10 000 сумнан артык булмаган) һәм хезмәт хакына (гариза бирү көнендә) бурычы булмавы кирәк. Шулай ук, эшкә урнаштырылган гражданнарга түләнә торган хезмәт хакы бер ярым минималь эш хакы күләменнән ким булмаска тиеш.  

4. Субсидияне түләү. Барлык шартлар үтәлгән булса, фонд акчаларны күчерә. Срок: гариза җибәрелгән көннән башлап 10 эш көне эчендә. Акчалар эш бирүченең Россия кредит оешмасындагы расчёт счётына килә — реквезитларны эш бирүче гаризада үзе күрсәтә.  

5. Россия пенсия һәм социаль иминиятләү фонды эш бирүчегә хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (бүгенге көндә 27093 сум), иминият өлешен дә кертеп кире кайтара. Әлеге акчалар 3 ай һәм 6 ай эшләгәннән соң да түләнә.  

Кадровый центр

Сәламәтлеге чикле кешене эшкә алса?  

– Сәламәтлекләре чикле гражданнарны эшкә алган очракта, эш бирүчегә бу акча күләме ике тапкырга артыграк кайтарыла. 1 һәм 2 группадагы гражданнарны, хәрби операциядә катнашкан инвалидларны эшкә алган очракта шулай ук Россия пенсия һәм социаль иминиятләү фонды тарафыннан оешмага 200 мең сумга кадәр субсидия акчасы бирелә. Эшкә алучы шушы акчага мөмкинлеге чикле булучыга уңайлы эш урыны булдырырга, ә эшкә алынган кеше шул урында кимендә 9 ай эшләргә тиеш.                                                 

Кызыксынучылар һәм сораулар булса, тел.8-843-222-05-57, (эчке телефоннар 4401, 4402, 4403).


субсидия

Нет комментариев