Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

«Геройлар янәшә» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә

Конкурста җиңүчеләр 9 декабрьдә бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк

«Геройлар янәшә» исемле ачык әдәби конкурсы быел икенче тапкыр үткәрелә. Бәйгегә эшләр 2026 елның 1 августына кадәр кабул ителәчәк. 

Конкурс традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм патриотизмны үстерү максатыннан үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен махсус хәрби операция бурычларын хәл итү барышында Татарстанда туганнарның фидакарьлеген, батырлыгын, каһарманлыгын, патриотлыгын чагылдырган 2022 елдан бирле язылган (элек әлеге яки башка конкурсларда игълан ителмәгән) әдәби әсәрләр кабул ителә.

Эшләр рус һәм татар телләрендә түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

  • «Повесть»
  •  «Хикәя»
  •  «Поэма яки шигырьләр циклы»
  •  «Очерк».

II конкурста рус һәм татар телләрендә яңа «Роман» номинациясе булдырылды. «Роман» номинациясе буенча катнашуга гаризалар 2026 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.

Гаризаларны konkurs@tatkniga.ru  электрон почта адресына «Геройлар янәшә» - «Герои рядом» патриотик юнәлештәге ачык әдәби конкурс» тамгасы белән юлларга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 519-45-39.

Конкурс турындагы нигезләмә һәм катнашучы анкетасы түбәндәге сылтама буенча: https://tatmedia.tatarstan.ru/index.htm/news/2481293.htm

Конкурста җиңүчеләр 9 декабрьдә бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк.

2026 елда конкурсның гомуми приз фонды 6 640 000 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев