Горурланабыз синең белән Ришад!
Финалда Татарстанның 19 муниципаль берәмлегеннән 30 педагог катнашты
13-14 май көннәрендә Казанда «Сәяхәт» балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә «Кеше тәрбияләү» балаларның һөнәри осталыгы республика конкурсының финалы узды.
Райондашыбыз, Балтач егете, Арчаның 6нчы мәктәбе укытучысы Ришад Сәйфетдинов «Кеше тәрбияләү» бәйгесендә абсолют җиңүче булды!
Конкурс өч номинация буенча үткәрелде.Финалда Татарстанның 19 муниципаль берәмлегеннән 30 педагог катнашты. Конкурс сынаулары кысаларында финалистлар бирелгән темаларның берсе буенча халык алдында чыгыш ясадылар, үзләренең тәрбияви практикалары буенча мастер-класслар үткәрделәр.
Иң яхшы 30 укытучысы арасында райондашыбызның җиңүе аның һөнәри осталыгын һәм үз эшен яратуын турында сөйли. Горурланабыз синең белән Ришад!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев