Һөнәри бәйрәмегез белән!
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, һәр хезмәт көнегезнең хәвеф-хәтәрләрдән башка имин үтүен телим!
Районыбызның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә хезмәт куючы хөрмәтле хезмәткәрләр һәм әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез һәм Дәүләт автомобиль инспекциясе барлыкка килүнең 90 еллык юбилее белән котлыйм! Ул вакыттан соң тормышыбыз күп үзгәрешләр кичерде.
Юл иминлеге инспекторларының хезмәте дә көннән-көн катлаулырак, киеренкерәк була бара. Чөнки автомобиль транспорты арта, юл хәрәкәтенең интенсивлыгы көчәя.
Юллардагы торыш, кешеләр гомерен һәм сәламәтлеген саклау, машина йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең җаваплылыгы һәм үзара ихтирамлы булып хәрәкәт итүләре – сезнең хезмәтегезнең оперативлыгына, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм булдырмауга юнәлдерелгән эзлекле эш алымнарына, төгәл һәм дөрес гамәлләрегезгә бәйле.
Елның һәм көннең төрле вакытында, төрле һава шартларына яраклашып, үзегезгә йөкләнелгән хезмәтне намус белән үтәп, кыюлык, җаваплылык, һөнәри осталык күрсәтеп, сез, районыбыз юлларында тәртип һәм иминлекне тәэмин итү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәү, һәлакәтләрне мөмкин кадәрле булдырмау юнәлешендә бөтен көчегезне куясыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, һәр хезмәт көнегезнең хәвеф-хәтәрләрдән башка имин үтүен телим!
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев