Якташыбыз хәрби операциядәге егетләргә «Эндуро» тау мотоциклы бүләк итте
Иганәчелек гамәлләре белән танылган эшмәкәр егетләр фронтка да ярдәм итә
Узган атна ахырында районыбызда зур, киң масштаблы "Урман Балтач" чарасы узды. Якташ егетләребез, чараның иганәчеләре Альберт Шәрәфетдинов (Нурминский) һәм "Darex Moto" җәмгыятенең генераль директоры Илнар Сабиров тырышлыгы белән оештырылган чара, мотосабантуй балтачлылар күңелендә матур тәэсирләр калдырды.
Иганәчелек гамәлләре белән танылган эшмәкәр егетләр фронтка да ярдәм итә. Сабировлар гаиләсеннән тапшырылган мотоциклны #СВОихнебросаем волонтерлары геройларыбызга илтеп тапшырды инде.
Әлеге төркемнең җитәкчесе Рамил Агълиуллин Илнар Дамир улына сугышчылар өчен кичекмәстән мотоцикл кирәклеге турында хәбәр иткәч, ул шунда ук яңа, куәтле «Эндуро» тау мотоциклын волонтерларга, сугышка җибәрү өчен тапшыра.
«Мондый нык, ышанычлы, теләсә нинди юлсыз урыннарны да үтә ала торган тау мотоциклы сугышчыларыбызга бик кирәк, чын ярдәмче. Бу беренче очрак кына түгел, Илнарның да, Альбертның да һәрвакыт ярдәмнәрен тоеп эшлибез. Бер генә мөрәҗәгатьне дә җавапсыз калдырмыйлар», - ди актив волонтерыбыз.
Ил иминлеге өчен тәвәккәл һәм ярдәмчел булганыгыз өчен рәхмәт, егетләр! Һәрбер шундый ярдәм Җиңүне якынайта. Балтач ил белән бергә!
#ГодзащитникаОтечества
#добрыйтатарстан
#НашимГероям
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев