18 октябрь - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын
Юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне – тормышларын мөһим һәм җаваплы эшкә: төзелешкә, төзекләндерүгә, юлларны, күперләрне һәм урам-юл тармагы объектларын карап тотуга багышлаган кешеләр бәйрәме. Сезнең хезмәтегез җаваплы һәм кешеләргә кирәкле, тормышыгыз – өзлексез хәрәкәт.
Бүген юл тармагы алдында төзелешнең сыйфатын яхшырту, юлларны яңа технологияләр һәм югары сыйфатлы материаллар файдаланып саклау һәм төзекләндерү буенча яңа бурычлар тора. Юлчыларның көче белән урамнарыбызның йөзе үзгәрә, район үзәген авыллар һәм башка район-шәһәрләр белән тоташтыручы юллар ремонтлана. Аларның хезмәте һәркемнең күз алдында, алларына зур бурычлар куелган һәм аларны үтәү өчен бар көчләрен, белемнәрен, тырышлыкларын куялар. Кышын-җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамастан, юлларның торышын кайгырталар. Җирлегебезнең юл челтәре үсешенә һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуга үз өлешләрен кертәләр.
Хөрмәтле юлчылар, Юл тармагы хезмәткәрләре бәйрәме белән ихластан котлыйм. Нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Авыр, әмма игелекле эшегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә алда торучы бурычларны уңышлы үтәвегезне телим.
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Нет комментариев