Ивановлар бер гасырлык хезмәт стажына ия
Көн темасы

Ивановлар бер гасырлык хезмәт стажына ия

Казанда хезмәт династияләрен хөрмәтләделәр

Татарстанның егерме хезмәт династиясен хөрмәтләү Казан милли китапханәсендә узды.

Балтач районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен «Татарстан» җәмгыятенең — бер гасырлык хезмәт стажы булган Ивановлар династиясе тәкъдим итте.

Гаилә башлыгы Геннадий Иванов Биктәш фермасында мөдир, ә тормыш иптәше Елизавета Федоровна 36 ел туган хуҗалыгында терлекче булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Ивановлар хуҗалыкның төрле тармакларында хезмәт куялар: терлекчелектә, игенчелектә, хисапчылык эшендә.


Нет комментариев