Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Кайбер кешеләргә июньдә хезмәт хакын иртәрәк бирәчәкләр

12, 13, 14 яки 15 июнь көннәрендә хезмәт хакы алучы татарстанлыларны аны 14 июньдә күчерәчәкләр

Июньдә Татарстанда ике тапкыр озын ял булачак. Беренчесендә республика халкы Корбан гаетен бәйрәм итү уңаеннан 6 июньнән 8 июньгә кадәр ял итәчәк. Аннан Татарстанда Россия көне уңаеннан һәм өстәмә ял көнен 13 июньгә күчерү сәбәпле, 12-15 июньдә озын яллар була.

Татар-информ белдерүенчә, хезмәт хакы түләнә торган көн озын ялларга туры килгән очракта, Татарстан халкына хезмәт хакы иртәрәк түләнәчәк.

Әгәр эшче хезмәт хакын 6, 7 яки 8 июньдә ала икән, Россия Хезмәт кодексы нормалары буенча аңа хезмәт хакы узган эш көнендә – 5 июньдә күчәргә тиеш.

12, 13, 14 яки 15 июнь көннәрендә хезмәт хакы алучы татарстанлыларны аны 14 июньдә күчерәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев