Тынычлыклар урнашып, ирләребез исән-имин әйләнеп кайтса иде.
Дин йорты дәүләт тарафыннан финансланмый, күпме мөмкинлеге бар, шул чама ярдәм итә. Аңарчы да ярдәм итте, акчалата сертификатлар бирде. Алга таба да ярдәменнән ташламас.
- "Ярдәм" мәчетенә, мул итеп тутырып, бер тартма күчтәнәч бирүләре өчен зур рәхмәт, - дип яза ирләрен хәрби бәрелешкә озатучылар. - Балалар әтиләреннән килгән күчтәнәчтәй кабул итте. "Әти җибәргән мәллә", дип кат-кат сорадылар. Күзләр яшьләнде, күңелләр җебеде. Рәхмәт, дин әһелләренә, безне шулай куандырулары өчен.
Нет комментариев