"Хезмәт"леләр көнне киңәшмәдән түгел, зарядкадан башлады (+фото, видео)
Көн темасы

"Хезмәт"леләр көнне киңәшмәдән түгел, зарядкадан башлады (+фото, видео)

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, ди халык мәкале. "Хезмәт"леләр моның белән тулысынча килешә.

"Хезмәт" газетасы коллективы кояшлы матур август иртәсен иртәнге киңәшмәдән түгел, ә зарядкадан башлады. "Хыял" яшьләр үзәге методисты Илгизәр Мөхәрләмов хәерле эш көннәре теләп, һәрбарчабызны зарядкага бастырды. Дәртле музыка астында Илгизәр өйрәткән күнегүләрне эшләп, үзебезгә-үзебез күтәренке кәеф, уңай эмоцияләр бүләк иттек. Бүгенге эш көнебез аеруча күтәренке рухта башланды. Рәхмәт сиңа, Илгизәр!

 


иртәнге зарядка "Хыял"

Нет комментариев