12нче декабрь - илебездә зур юбилей көне. Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулды.
Бу уңайдан районыбыз мәктәпләрендә аерым тарих дәресләре үткәрелә, мәдәният учакларында төрле чаралар оештырыла. Аларда милли республикаларның Федераль үзәк белән Конституцион бәйләнеше илебезнең ирекле үсешенә гарантия бирүе, Конституциянең җәмгыятькә йогынтысы, тормышыбыздагы роле мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Илебез һәрьяктан икътисадым, социаль, мәдәни алгарыш кичерүендә Конституция безнең һәркайсыбыз өчен төп Закон булып тора.
Нет комментариев