Мөһим хәбәр: “Кар чанасы“ операциясе бара
13 гыйнвардан 1 мартка кадәр республикада “Кар чанасы” профилактик операциясе үткәрелә
«Кар чанасы» профилактик операциясенең максаты – техниканың техник хәлен, хәрәкәт куркынычсызлыгын контрольдә тоту, тирә-як мохитне, юлларны саклау.
Билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән, техник карау узмаган, әлеге техникага милек хокукын раслый торган документлары булмаган һәм машина йөртү таныклыгы булган мотор чараларын тикшерүгә аерым игътибар бирү планлаштырыла.
Техникага теркәү документлары яисә идарә ителә торган (йөртелә торган) техникага ия булу, файдалану яисә аның белән эш итү хокукын раслый торган документлары булмаган йөртүчеләр кар чанасы белән идарә итү яисә йөртү фактлары ачыкланганда, административ җәза үтәләчәк. Мәсәлән, таныклыгы булмаган кар чанасы белән идарә иткән өчен 5 000 сумнан 15 000 сумга кадәр административ җаваплылык каралган, ә идарә итүне таныклыгы булмаган башка кешегә тапшыру 30 000 сум күләмендә штраф салуга китерә.
Дәүләт техника күзәтчелеге органнарында дәүләт теркәве булмаган кар чанасында йөргән өчен – 500 сумнан 800 сумга кадәр штраф. Кабат хоку бозу – 5 000 сум, яки 1 айдан 3 айга кадәр вакытка хокукларыннан мәхрүм итү һәм кар чанасын штраф стоянкага эвакуацияләү. Шлем булмаган өчен – 1000 сум штраф.
Марат Габдрахманов,
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы буенча дәүләт техника күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев