Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Нургаяновлар гаиләсе зөбәрҗәт туйларын билгеләп узды

Бүгенге көндә уллары гаиләсе белән Балтач бистәсендә оныкларының, балаларының уңышларына сөенеп, өч буын бергә матур гомер кичерәләр алар

Балтач бистәсендә гомер итүче Салих Нургаян улы һәм Мәгъфирә Мәхмүт кызы Нургяновлар гаиләсе быел зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтә.

Бу гаилә кешеләре бик тә тәртипле,тырыш, ярдәмчел булулары белән үзләренә җәлеп итеп торалар. Салих Нургаян улы милиция өлкәсендә намуслы хезмәт куйган, Мәгъфирә Мәхмүт кызы исә кечкенәдән балаларга булган мәхәббәте өчен балалар тәрбияләү өлкәсен үз итә һәм 1 номерлы балалар бакчасында нәтиҗәле эшчәнлеге белән таныла. Алар икеседә нинди генә эшкә алынсалар да, оста итеп башкарып чыгалар. Аларның тырыш хезмәте житәкчеләр тарафыннан югары бәяләнде.

Бүгенге көндә уллары гаиләсе белән Балтач бистәсендә оныкларының, балаларының уңышларына сөенеп, өч буын бергә матур гомер кичерәләр алар. Нургаяновлар гаиләсен ЗАГС һәм Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре зөбәрҗәт туйлары белән котлап, матур теләкләрен юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нургаяновлар