«Халык җәүһәрләре» милли-мәдәни фестивалендә 300 артык катнашучыдан жюри 20 лауреатны билгеләде.
30 март көнне Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында «Халык җәүһәрләре» халыкара милли-мәдәни фестиваленең лауреатлары гала-концерты узды.
«Халык җәүһәрләре» милли-мәдәни фестивалендә 300 артык катнашучыдан жюри 20 лауреатны билгеләде. Алар арасында балтачлылар булу аеруча куанычлы.
Районыбыздан Балтач мәдәният үзәгендә эшләп килүче «Орчык» вокаль-инструменталь ансамбле, Нуриев Кәрим һәм Яңгул авылыннан Рүзилә Габдрахманова лауреат исеменә лаек булдылар.
Нет комментариев