Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Октябрь һәм ноябрь айларында гаилә корып җибәрергә ниятләгән яшьләр Татарстанда туй уздыру өчен 100 мең сумлык грантка дәгъва кыла ала

Быел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның инициативасы белән республикада яшьләргә туй чараларына финанс ярдәм күрсәтү программасы башланды

Октябрь һәм ноябрь айларында гаилә корып җибәрергә ниятләгән яшьләр Татарстанда туй уздыру өчен 100 мең сумлык грантка дәгъва кыла ала.

Бу акция яшь парларның гаиләне ныгытуга ярдәм итү, демографияне үстерү һәм яшьләрнең социаль яктан үсешен дәртләндерү максаты белән гамәлгә куелган.

Быел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның инициативасы белән республикада яшьләргә туй чараларына финанс ярдәм күрсәтү программасы башланды. Бу грант туйның бизәлешен, фотография, видеосъемка яки кунакханә хезмәтләренә тотыла ала, һәм ул яшь гаиләләрнең беренче адымнарын җиңеләйтүгә юнәлтелгән.

Әлеге грантны октябрь һәм ноябрь айларында өйләнешүче яшь парларыбыз да ала ала. Моның өчен, өйләнешүчеләрнең яше 35 тән артмавы һәм республикада өч елдан артык яшәүләре шарт. Гаризаны Яңартылган дәүләт хезмәтләре – 2.0 порталы аша тутырырга, видеовизитка беркетергә һәм онлайн әңгәмә узарга кирәк.

Бу программа – сезнең бәхетле киләчәгегез өчен бер адым, кадерле яшьләр! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев