Бәйрәм көнендә тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтләребезне кабул итеп алыгыз
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Илүкүләмендә билгеләп үтелүче әлеге һөнәри бәйрәм уңаеннан сезне ихластан котлыйм.
Җиргә карата хуҗаларча мөнәсәбәтегез, җаваплы карашларыгыз белән сез авыл хуҗалыгы үсеше өчен уңай шартлар тудырасыз. Кыенлыклар белән исәпләшмичә көнне төнгә ялгап эшләүче, табыннарыбызны мул итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез белән, чын мәгънәсендә, горурланабыз һәм сезгә һәрчак сокланабыз.Районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсе ныгыганнан-ныгый бара, нинди генә заманча алшартларга алынмыйк, сез барысын да җиренә җиткереп үзләштерәсез, елның-елында мул уңышка, югары хезмәт күрсәткечләренә омтыласыз, эшкәртү юнәлешендә сынатмыйсыз, икътисадый тотрыклылыкны саклау өчен тырышасыз.
Бәйрәм көнендә тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтләребезне кабул итеп алыгыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә, олы хөрмәткә лаек ветераннарга нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух, яңа хезмәт җиңүләре телибез.
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Нет комментариев