ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов рәислегендә «1941-1945нче елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү турында» видеорежимда утырыш үткәрелде.
Анда ветераннар, аларның гаиләләренә аеруча җылы һәм кайгыртучан мөгамәлә урнаштыру, халкыбыз батырлыгы үрнәгендә яшь буынны тәрбияләү, батырлар истәлегенә салынган һәйкәлләр һәм обелискларны тәртипкә китерү кебек проблемалар күтәрелде.
Аннан соң муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин киңәшмә үткәреп, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына хәзерлектә көн үзәгендә торган бурычларыбызны тәгаенләде.
Нет комментариев