Рәҗәп Бәдретдиновның «Томан тозагында» дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды
Рәҗәп Бәдретдинов кичәне рәхмәт сүзлере белән йомгаклады
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Рәҗәп Бәдретдиновның «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә басылып чыккан «Томан тозагында» дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Чараның башында катнашучыларны «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.
«Казан утлары»ның баш редакторы Алмаз Гыймадиев Рәҗәп Бәдретдиннең иҗатына игътибар итте. Аныңча, соңгы елларда ул чын прозаикка әверелде. Әлеге әсәрдә автор язылган вакыйгаларны үзе кичергән шикелле итеп тасвирлаган.
Рәҗәп Бәдретдинов кичәне рәхмәт сүзлере белән йомгаклады. «Хөрмәтле дусларым, әдәбият сөючеләр, остазларым, мин сезнең һәрбер сөйләгәнегезне тыңлап, сеңдереп барырга тырыштым, чөнки һәрберегезнең чыгышында ихласлык күрдем. Аллаһы тәгалә безне менә шушында китергән, шушында очраштырган. Монда очраклы кеше юк. Мин барыгызга да чын күңелемнән рәхмәтле. Кем генә булса да, кая гына эшләсә дә, нинди генә хезмәттә булса да, кеше китап укый икән – ул начар булмый. Алда матур очрашуларда күрешергә насыйп булсын», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев