Райнур “Запорожец”та җелдерә
Арча Ипподромында быел 15нче тапкыр “Запорожец” машиналары ярышы узды
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Арча ипподромында махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә традицион «Запорожец» машиналары ярышлары узды.
Быел ярышларда Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Лениногорск районнарыннан, шулай ук Казан һәм Мәскәүдән кайткан 25 катнашучы көч сынашты.
Ярышта райондашыбыз, Яңгул егете Райнур Габдулхаков катнашты. Әлеге ярышта Райнурның өченче мәртәбә катнашуы.
Финалда җиңүчеләр биш заезд нәтиҗәсе буенча билгеләнде. Райнур өченче призлы урын яулады. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев