Район башлыгы балтырган (борщевик) үсемлегенә каршы көрәшне кичекмәстән көчәйтү бурычын куйды
Балтырган шәхси хуҗалык территорияләрендә үскән очракта да, йорт хуҗалары кичекмәстән көрәш чараларын башларга тиеш
Район башлыгы Рамил Нотфуллин район җирлегендә басу-кырлар, елга-инеш буйларында, көтүлекләрдә үсеп утыручы балтырган (борщевик) үсемлегенә каршы көрәшне кичекмәстән көчәйтү бурычын куйды.
Балтач районында балтырган зыян салган мәйданнар 152,62 гектарны тәшкил итә. Зыянлы үсемлек белән көрәшү максатыннан, районга республика һәм район бюджетыннан акча бүленә. Район территориясендә балтырганнан иң нык зыян күргән җирлекләр – Куныр, Нөнәгәр, Шеңшеңәр, Смәел һәм Югары Субаш авыл җирлекләре.
Балтырган шәхси хуҗалык территорияләрендә үскән очракта да, йорт хуҗалары кичекмәстән көрәш чараларын башларга тиеш. Бу — бөтенебезнең уртак иминлеге өчен кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев