Райондашларыбыз - яшь парлар Шиһабетдиновлар гаиләсе 100 мең сумлык сертификатка лаек булды
«Яшь парларга – грантлар» конкурсы дәвам итә
Казанда «Яшь парларга – грантлар» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләүнең икенче тантанасы узды. 20 яшь парга туй үткәрү өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Проектның төп максаты — яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен саклау, ныгыту.
Әлеге проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән быел 8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә башланып китте. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы гамәлгә куйган әлеге социаль проект нигезендә гаилә корырга җыенучы парларга 100 мең сум күләмендәге грант бирү каралган. Бу акча туйны аерым бер тематик форматта оештыру өчен бирелә.
100 мең сум күләмендәге грантка райондашыбыз Руслан Шиһабетдинов гаиләсе дә лаек булды. Руслан күптән түгел гаилә корды. Тормыш иптәше Валерия Чаллы кызы. Яшьләр Казанда гомер итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев