Марина Васильевнага бәйге сынауларында уңышлар телибез!
Казан шәһәрендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй бәйгесенең йомгаклау этабы башланды.
Бәйге 16-19 март көннәрендә Казан шәһәренең «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл күптелле мәгариф комплексы» дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесендә уза.
Бәйгенең зона этапларында катнашкан 54 укытучының 20се йомгаклау этабына сайлап алынды. Алар арасында Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбадуллина Марина Васильевна да бар.
Укытучылар бәйгедә ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре күрсәтәчәк, мастер-класслар, методик остаханәләр аша үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Марина Васильевнага бәйге сынауларында уңышлар телибез!
Нет комментариев