Райондашыбыз Дагыстанга гуманитар ярдәм илтә китте
Без гуманитар ярдәмебезнең файдасы булыр дип өметләнәбез
«Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре «Бердәм Россия» партиясенең Хасавюрт җирле бүлегенә 20 тонна гуманитар ярдәм тапшырды. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Соңгы 100 елда иң көчле су басу булган Хасавюрт районының Адильотар, Кидиротар һәм Татляр авылларында яшәүчеләрнең гаризалары буенча Татарстаннан төзелеш материаллары (кирпеч, минераль мамык, газ баллоннары), генераторлар, азык-төлек, эчәргә яраклы су, шәхси гигиена чаралары, кием-салым һәм башка кирәкле товарлар китерделәр.
Гуманитар ярдәм җыюда «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең җирле бүлекчәләре, «Ярдам – Помощь» хәйрия фонды, «СтройХолдинг» компаниясе һәм ТР Ресоциализация фонды, шулай ук шәхси затлар катнашты.
«Без гуманитар ярдәмебезнең файдасы булыр дип өметләнәбез. Һәм безнең үтенечкә битараф калмаган, йөкне формалаштырырга ярдәм иткән республикабызның һәр кешесенә, һәр хәйриячесе һәм эшмәкәренә рәхмәт белдерәсебез килә», – дип искәртте райондашыбыз, ТР Дәүләт Советы депутаты һәм «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстан төбәк бүлеге бүлеге башлыгы Руслан Шиһабетдинов.
Фото: «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев