Түбән Ушма егете Родион Кушаев Европаның иң югары ноктасы булган Эльбрус тавын яулады.
Родион Россия һәм Европаның иң биек тауга 5642 метр биеклеккә күтәрелеп, үзенең хыялын тормышка ашырды.
– Югарыга менгән саен, колак гөжли. Табигатенең матурлыгы искитмәле. Аны аңлатып бетерерлек түгел, – ди райондашыбыз.
Родион музыка белән мавыга — җырлый, гитарада уйный, җырлар яза. Спортны да үз итә: волейбол уйный, хоккей белән кызыксына. Сәяхәт итәргә бик ярата.
Нет комментариев