Илшат 42,2 км араны йөгереп узды
Май бәйрәмнәрендә Казан шәһәрендә марафон узды. Биредә Балтач районыннан Илшат Ибраһимов катнашты.
Илшат 42,2 км араны йөгереп узды. Әлеге нәтиҗә – яшьләр һәм спортта үз юлын яңа гына башлап җибәрүчеләр өчен лаеклы үрнәк.
Илшат Ибраһимов үзенең уңышын чыдамлык һәм дисциплина нигезләрен тәрбияләгән остазы Рифат Зариповның шәхси көче, үҗәтлеге һәм аның мәктәбе нәтиҗәсе дип саный. Һәм остазына ихлас рәхмәтен җиткерә.
Нет комментариев