Чапшар авылында яшәүче Шәүкәт Гаязов махсус операциядә катнашучы якыннары янында булып кайтты.
Мобилизацияләнгән райондашларыбызга волонтерлар көче белән тупланып һәрдаим гуманитар ярдәм озатыла. Әлеге ярдәмне "Газель" машиналары белән райондашларыбыз үзләре илтеп тә тапшыра. Чираттагы озату вакытында Чапшар авылында яшәүче Шәүкәт Гаязов та юлга кузгала. Максаты - мобилизация кысаларында махсус операциядә катнашучы якыннары белән күрешү була.
Шәүкәт әфәнде максатына ирешә. Якыннары, авылдашлары, күрше авыл егетләре белән очрашып, алардан туганнарына, әти-әниләренә кайнар сәламнәр алып кайта.
Нет комментариев