Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Райондашыбызның хезмәте ЮНЕСКОның дөньяның төп халыклары телләрендәге күренекле китаплар коллекциясенә керде

Коллекциягә барлыгы 150 телдә 170 гә якын китап кергән

«Татар хатын-кызлары» татар комиксы ЮНЕСКОның дөньяның төп халыклары телләрендәге күренекле китаплар коллекциясенә керде.

Җыентыкта танылган татар хатын-кызлары турында дүрт хикәя бар: беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, композитор Сара Садыйкова, очучы һәм Советлар Союзы Герое Мәгүбә Сыртланова һәм математика профессоры Сара Шакулова.

Проект өстендә сценарист Рәдиф Кашапов һәм проект җитәкчесе Регина Гаязова эшләде, ә иллюстрацияләрне Казан рәссамнары ясады.

Татарский комикс «Татар хатын-кызлары»

Коллекциягә барлыгы 150 телдә 170 гә якын китап кергән. Аларны бөтен дөньядан 500 гариза арасыннан сайладылар.

Исегезгә төшерәбез, Регина Гаязова Сосна авылы кызы, Рәдиф Кашапов аның тормыш иптәше. Алар чынбарлык вакыйгаларына һәм халык риваятьләренә нигезләнгән татар телендә комикслар иҗат итүчеләр. 2022 елдан алар «Татарча комикслар» проекты өстендә эшлиләр. 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комикс