Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Рамил Нотфуллин: «Мәдәниятебез гөрләп торсын!»

Тормышыбызны бизәүче, аңа яңа төсмерләр өстәүче, сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк, бик күп талантларны ачуда ярдәм итүче һөнәр ияләре сез

Бүген, 25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтә.Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Район советы, район башкарма комитеты исеменнән сезне ихлас күңелдән Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!

Тормышыбызны бизәүче, аңа яңа төсмерләр өстәүче, сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк, бик күп талантларны ачуда ярдәм итүче һөнәр ияләре сез. Бәйрәмнәрдә үзенчәлекле, бай эчтәлекле концерт-тамашалар, күркәм чаралар белән сөендерәсез. Тынгысыз хезмәтегез, яңа идеяләрегез белән райондашларны рухландырасыз. Сез – матур традицияләрне саклаучы, аларны яңартып халыкка тәкъдим итүче талантлы һөнәр ияләре. Хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Алга таба да дәртләнеп, янып эшләргә, матур чаралар белән райондашларыбызны сөендерергә язсын. Сезнең һәммәгезгә дә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яңа иҗади идеяләр, гаилә бәхете телибез. Районыбызда мәдәният учаклары һәрчак гөрләп торсын!

Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев