«Рәхмәт, «Хезмәт»кә! Бер капчык шикәр комы оттым бит!
Компот эчәсегез килсә, кунакка килерсез
Элеккеге хезмәттәшебез Әминә апа: «Миңа бер вакытта да лотореяга отыш чыкмый» - ди. «Гел аласыңмыни билет?» дигәч, «Беркайчан да алган юк» – ди
.
Моны мәзәк итеп сөйлибез хәзер. Алсаң, чыгып та куя бүләк. Быел мин дә «Хезмәт» газетасының «Языл һәм бүләк от» акциясенә квитанция җибәргән идем - оттым бит! Бер капчык шикәр комы! Рәхмәт, Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
Кызык итеп кенә җибәргән идем, бәхет эше, насыйп булгач. Капчыгы өч кенә килолы булмагае, кәҗәсе түгел, мәзәге бит! Пачти ун банка компот бушка булган дигән сүз. Компотны күп ябам мин. Патамушты эчәләр, яраталар. Пока эчәләр-ябам.
Кеше безнекеләр эчми, әрәм була ди. Бер банкасы да калмады. Отпускыда нишлисең дигәннәргә өйастына су тутырам дим. Мин бик гади эшлим бөтен эшне дә, әни шулай өйрәтте. Банкаларны чиста итеп юам, беркайчан да стерильләштергәнем юк, (лайфхак сезгә!) салам җиләк-җимеш, чама белән 250-300 гр шикәр комы, кайнар су һәм ябам. Песогы эрегәнче идәндә аяк белән генә тәгәрәтәм дә, каплап куям. Өстенә япканым да, бишмәт белән төргәнем дә юк. Егерме елга бер компотның да бозылганын, атканын хәтерләмим.
Төрле нәрсәдән ябам: кура, җир җиләге, виктория, алма, чия, карлыган, крыжовник ...бөтнек һәм апельсин да салып бик тәмле. Алай зыянлы дип орышмагыз, морозильник тулы катырганы да. Яратмыйбыз алай кайнатканны, нишләтәсең, на вкус и цвет товарищей нет, ди урыс мәкале. Кибетнең химиялесеннән дә зыянлырак түгелдер әле.
Менә шулай... эчәсегез килсә, килерсез. «Хезмәт»кә дә язылыгыз, песок бирәләр. Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
Өйастында гел быелгы нигъмәтләр. Хәзер кыяр тозлыйбыз, алла боерса!
Руфия Мифтахова,
Арбор авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев