Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Ренат Санкт - Петербургтан җиңү белән кайтты

Бүгенге көндә Ренат гаиләсе белән Арбаш авылында яши

Санкт - Петербург шәһәрендә мөмкинлекләре чикле коляскада хәрәкәтләнүче спортчылар арасында футбол ярышы булып узды.

Казанның «Тимер» командасында чыгыш ясаучы райондашыбыз Ренат Вафин төрле командалар белән көч сынашып, өченче урын яулап кайтты. Котлыйбыз!

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Ренат гаиләсе белән Арбаш авылында яши, ярышка тормыш иптәше, ярдәмчесе Галия белән йөриләр. Моннан ярты ел элек ул башкаланың 7 нче хастаханәсенең тернәкләндерү үзәгендә дәваланып ятканда тренер-табиб аңа «Тимер» командасы барлыгын әйтә. Шуннан кызыксынып Ренат команданы эзләп табып капитаны белән таныша. Күп тә үтми күнегүләргә йөри башлый, көч туплый, команда белән җиңүләргә ирешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев