Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының «Минем шәҗәрәм» - «Моя родословная» генеалогик тикшеренүләр конкурсы 2018 нче елдан бирле даими уздырылып килә
15 ноябрь көнне Казан шәһәрендә “Созвездие - Йолдызлык” театрында «Минем шәҗәрәм» - «Моя родословная» генеалогик тикшеренүләр конкурсының республика этабында җиңү яулаучыларны котлау тантанасы булып узды. Икенче төркем катнашучылар арасында республика күләмендә өченче урынны Норма урта белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Шиһабединов Риназ яулады. Котлыйбыз!
Балтач районы муниципаль этабына 1-3 төркем катнашучылардан 71 шәҗәрә кабул ителгән иде.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының «Минем шәҗәрәм» - «Моя родословная» генеалогик тикшеренүләр конкурсы 2018 нче елдан бирле даими уздырылып килә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев