«Романтик» лагере башкала кунагын кабул итте
Көн темасы

«Романтик» лагере башкала кунагын кабул итте

Тимур Җәүдәт улы балалар белән очрашып, аларның киләчәккә булган максатлары белән кызыксынды

Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов «Романтик» лагеренда булды. Аның визиты сменада катнашучылар өчен мөһим вакыйгага әверелде һәм үсеп килүче буын белән эшләүнең әһәмиятен ассызыклады.

Тимур Җәүдәт улы балалар белән очрашып, аларның киләчәккә булган максатлары белән кызыксынды. 


"Романтик"

Нет комментариев